news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим: Әмирхан Еники инкыйлабка кадәр чыккан Исхакый әсәрләрен үзендә саклаган булган

«Совет заманында Гаяз Исхакый иҗатын, шәхесен өйрәнү тыелган иде», — диде Фоат Галимуллин.

Галим: Әмирхан Еники инкыйлабка кадәр чыккан Исхакый әсәрләрен үзендә саклаган булган
Абдул Фархан

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның әдәбият кафедрасы профессоры Фоат Галимуллин әйтүенчә, татар язучысы Әмирхан Еники Гаяз Исхакыйның революциягә кадәр нәшер ителгән китапларын үзендә саклаган булган.

«Миндә Гаяз Исхакыйның революциягә кадәр чыккан 1930 елларга кадәр чыккан бөтен әсәрләре бар. Дөрес, мин аларны билгеле бер урында тоттым. Кирәк чакта барып укый идем», — дип сөйләгән иде Әмирхан ага», — диде ул Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Әмирхан Еникинең фотоальбомын тәкъдим итү кичәсендә.

Фоат Галимуллин әйтүенчә, Совет заманында татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый иҗатын, шәхесен өйрәнү тыелган булган. «1986 елда Кукмара районы Тарлау авылында әдәбият атналыгында Әмирхан ага белән бергә катнашырга туры килде. Ул вакытта мин аның бер әсәрен дә белми идем. «Зөләйха» дигән әсәрен белү-белмәве белән кызыксындым. Ул миңа бер сәгать буе "Зөләйха"ның эчтәлеген сөйләп чыкты», — ди ул.

Галим әдип белән бергә Гаяз Исхакыйның туган авылы — Чистай районы Яуширмә авылына да кайтканын искә алды. «Чулман елгасын кичеп чыккач, Әмирхан ага куеныннан бер китап тартып чыгарды. „Кояш баер алдыннан“ дигән китабын миңа язып бүләк итте. Төркиягә барып каберен зиярәт иттем, авылына кайттым, Гаяз абзыйның үзен күргәндәй булдым, дип канәгатьлек белдергән иде», — ди ул.

«Әмирхан Еникине соңгы юлга озатуны да миңа оештырырга туры килде, чөнки мин ул чакта Язучылар берлеге рәисе идем. Аны кабергә Балтач районы Таузар авылы егете профессор Азат Зыятдинов иңдерде», — дип искә алды галим.



Галерея: Язучы Әмирхан Еникинең фотоальбомын тәкъдим итүдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100