news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим Мирфатыйх Зәкиев вафат булу сәбәпле, Казан федераль университеты кайгы уртаклаша

Галим Мирфатыйх Зәкиев вафат булу сәбәпле, Казан федераль университеты кайгы уртаклаша
Салават Камалетдинов/архив

Филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының профессор-консультанты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, Россия лингвистика фәннәре академиясе академигы Мирфатыйх Зәкиев вафат булу сәбәпле, Казан федераль университеты җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

  • Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев 1928 елның 14 августында Татарстанның Ютазы (хәзерге Баулы) районы Зәйпе авылында туа. 1946-1951 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1951-1954 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында аспирантурада белем ала. 1954 нче елда филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә лаек була. 1963 нче елда «Татар теленең синтаксик төзелеше» дигән темага филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый.

«Мирфатыйх Зәки улының фәнни юлга аяк басуы Казан университеты белән турыдан-туры бәйләнгән: филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алган көннәрдән үк татар теле һәм әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы, 1960-1965 елларда татар теле кафедрасы мөдире вазифаларын башкара. 1965 елда Казан педагогия институты проректоры, 1967 елда ректор итеп билгелиләр. Әлеге вазифада ул 1986 нчы елга кадәр эшли, шул ук вакытта ТАССР Югары Советы рәисе вазифаларын да башкара», - диелә хәбәрдә.

1986 елдан Мирфатыйх Зәки улы СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры вазифаларына керешеп, институтның мөстәкыйль статус алуына, аның үсешенә гаять күп көч кертә.

«Мирфатыйх Зәкиев – дөньякүләм танылган, энциклопедик колачлы галим, остаз. Ул хәзерге татар теле белеменең формалашу һәм үсешендә төп рольне башкарган шәхес. Аның күпсанлы хезмәтләре татар теленең төрле тармакларына, татар халкының, татар теленең барлыкка килүенә, этногенез проблемаларына багышланган. Татар теле белемендә беренчеләрдән булып татар синтаксисын комплекслы өйрәнеп, фәнни хезмәт әзерли, югары уку йортлары студентлары өчен татар синтаксисы буенча курсны гамәлгә куя», - дип хәбәр итә Казан федераль университеты.

Татар теле белемендә галим җитәкчелегендә татар грамматикасы, татар лексикологиясе буенча күптомлы фундаменталь хезмәтләр әзерләнгән. «Аның 800дән артык фәнни хезмәте, шул исәптән, 60 монографиясе, уку-укыту әсбаплары, программалар һәм дәреслекләр татар халкы тарихы, төрки халыкларның этник тарихы милләтара һәм телара мөнәсәбәтләр, ике-һәм күптеллелек проблемаларына багышланган. Татар теле белемендә татар синтаксисы, телара багланышлар, ике-, күптеллелек мәсьәләләрен өйрәнү юнәлешендә фәнни мәктәпләр булдырылды һәм алар бүгенге көндә дә актив эшчәнлек алып бара», - дип билгеләп үттеләр.

Галим һәм остаз буларак, Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелендә 60ка якын фән кандидаты һәм 18 фән докторы әзерләгән. «Ул Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен орденнары, күпсанлы медальләр, мактаулы исемнәр белән бүләкләнә. Мирфатыйх Зәкиев – тормышта гаҗәеп зыялы, игелекле, миһербанлы, якын-тирәдәгеләрнең күңел халәтен тоя торган сизгер җанлы, тормышка гашыйк, җырга-моңга бай, сәнгатькә гашыйк, ачык күңелле кеше иде. Аның якты истәлеге күңелләребездә һәрдаим сакланыр!» – дип хәбәр итә Казан федераль университеты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100