news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галим-метеоролог Казанда июль аенда һава торышы нинди булачагы турында сөйләде

Галим-метеоролог Казанда июль аенда һава торышы нинди булачагы турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Июль башыннан температураның күтәрелүе өчен алшартлар бар. Татарстан башкаласына антициклон якынлаша. Казан профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев бүген «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Июльдә һава торышының характеры һава массаларының циркуляциясенә бәйле. Әгәр башка һава массаларын үткәрми торган антициклон булса, эссе һава торышы урнашачак, температура климатик нормадан югарырак булачак. Төньяк Атлантика йогынтысында атмосфера фронтлары узачак, яшенле яңгырлар явачак, температура һәм атмосфера басымында үзгәрешләр булачак», - дип сөйләде ул.

Юрий Переведенцев билгеләп үткәнчә, хәзер Казанда һава торышы тотрыксыз. Бу циклоннар килү белән бәйле.

«Безгә әле бәхет елмая, чөнки барысы да (яшен, давыллар, боз) төньяк-көнбатышка китә. Безнең территориягә циклоннар көчсезләнеп килә», - диде ул.

Переведенцев шулай ук июль елның иң эссе ае булуын искәртте. Казанда июль аенда температура 21 градус тирәсе, ә явым-төшемнәр 60 миллиметр тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot