news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим Марсель Әхмәтҗановка Фәннәр академиясенең югары дәрәҗәдәге медале тапшырылды

Бүләкне Фәннәр академиясе президенты Мәкъсүм Сәләхов бирде.

Галим Марсель Әхмәтҗановка Фәннәр академиясенең югары дәрәҗәдәге медале тапшырылды
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген әдәбият галиме, профессор Марсель Әхмәтҗановка Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең югары дәрәҗәдәге бүләге – фән алдындагы казанышлары өчен медале тапшырылды. Бүләк “Төрки-татар язма мирасы: саклау һәм өйрәнү мәсьәләләре” фәнни-гамәли семинарында бирелде.

“Марсель абый татар тарихы, әдәбияты һәм мәдәниятендәге проблемаларны өйрәнүгә гомерен багышлаган галим. Аның тарафыннан 500ләп шәҗәрәләр һәм 5000ләп кулъязма һәм сирәк китаплар системалаша. Ул – 50дән артык монография һәм 1000нән артык фәнни мәкалә авторы”, - диде Фәннәр академиясе президенты Мәкъсүм Сәләхов.

Мәкъсүм Сәләхов юбилярны ихлас күңеленнән академия исеменнән котлады һәм аны “Фән алдындагы казанышлары өчен” дигән медаль белән бүләкләде. “Бөтен барлыгын фәнгә, татар халкына багышлаган тирән киң белемле шәхес ул”, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова.

Римма Ратникова Марсель Әхмәтҗановны үз эшенә фидакарьләрчә хезмәт итүенә басым ясады. “Дәүләт бүләге дә килеп җитәр. Бәлки, миңа ул бүләкне Сезгә тапшырырга бәхет елмаер әле”, - диде ул.

Семинар барышында төрки-татар кулъязма мирасы: туплау һәм өйрәнүнең торышы, бүгенге әдәбият белеменең актуаль мәсьәләләре, эпиграфик истәлекләрне ачыклау һәм саклау проблемалары хакында фикер алышу булды.

Чарада Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Уфа, Казан, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100