news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галим Мәдинә Мәхмүтова балаларга милли сәнгатьне өйрәтә торган үзәкләр ачарга тәкъдим итте

Сәнгать, музыка мәктәбендә балаларга иҗади яктан белем бирәләр, ләкин кул эшләнмәләренә өйрәтү читтә кала”, - ди Мәхмүтова.

Галим Мәдинә Мәхмүтова балаларга милли сәнгатьне өйрәтә торган үзәкләр ачарга тәкъдим итте
Султан Исхаков

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Педагогия фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты Мәдинә Мәхмүтованы балаларны кул эшләренә өйрәтә торган үзәкләр һәм милли мода йортлары булмау борчый. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Татарстанда балаларны кул эшләренә өйрәтә торган үзәкләр юк. Республикада бу өлкә белән бөтенләй шөгыльләнмиләр, дип әйтә алмыйм. Сәнгать, музыка мәктәбендә балаларга иҗади яктан белем бирәләр, ләкин кул эшләнмәләренә өйрәтү читтә кала”, - ди Мәхмүтова.
Галимә милли мода йорты булмауга да борчылуын белдерде. “Халык милли киемнәрне каян алырга белми аптырый”, - ди ул.

Мәдинә Мәхмүтова “Этно-эрато” халыкара конкурсын оештыручылар белән аралашуын әйтте. ”Алар конкурста катнашырга теләкләре булган татар дизайнерларын һәм модельерларны чакыра. Тик безнең тәкъдим итәрлек кешеләребез юк”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot