news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимә Әлфия Йосыпова Мармара университетында татар теле буенча гамәли дәресләр биргән

Магистрлар исәнләшү сүзләрен, татар телендә аралашудагы стереотип җөмләләрне өйрәнгән.

Галимә Әлфия Йосыпова Мармара университетында татар теле буенча гамәли дәресләр биргән
Әлфия Йосыпованың шәхси архивыннан

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Галимә, профессор Әлфия Йосыпова магистрларга Төркиянең Мармара университетында татар теле буенча гамәли дәресләр биргән. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе сөйләде.

“Докладлардан тыш, берничә группада махсус филологлар өчен ярты сәгатьлек татар теленнән гамәли дәресләр үткәрдем. Студентлар, магистрлар КФУ һәм Казан белән кызыксыналар. Күп сораулар бирделәр, укырга килергә теләүчеләр дә бар. Аларны татар теле дә кызыксындырды”, - диде ул.

Телләр якын булганга күрә, грамматик системага, андагы закончалыкларга бик тукталып тормаганнар. “Ярты сәгатьтә бары тик исәнләшү сүзләре, татар телендә аралашудагы стереотип җөмләләрне бирергә тырыштым. Исләрендә калдырганнар дип уйлыйм. Студентларның һәрберсеннән сөйләтеп карыйсы килә, шуңа күрә зур материал бирү мөмкин түгел”, - дип аңлатты галимә.

“Миңа килгән студентларның бер төркеме Мармара университетында Ләйсән Шаһин оештырган татар теле курсларына йөргән. Алар белән без югарырак дәрәҗәдә сөйләштек. Калган төркемнәргә исә татар телен әлифбадан башлап өйрәтергә туры килде”, - дип сөйләде Әлфия Йосыпова.

“Агымдагы елның уку елында “ERASMUS +” программасы нигезендә Казан федераль университеты һәм Төркиянең Мармара университеты арасында килешү яңартылды. Шул уңайдан, миңа бер атналык стажировкага барырга туры килде”, - диде Әлфия Йосыпова.

Галимә сүзләренчә, Мармара университеты үзләренә кызыклы булган биш теманы сайлаган: Казан тюркология мәктәбе, татар теленең башка төрки телләрдәге урыны, XIX гасырда дөнья күргән ике телле сүзлекләр, дөньядагы татарлар һәм бүгенге көндә университетта тюркологиянең торышы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100