news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галим Әлфәт Закирҗанов "Татар әдәбияты тарихы" басмасы сатылмавын әйтте

Басманы китапханәләргә, мәктәпләргә җибәрделәр.

Галим Әлфәт Закирҗанов "Татар әдәбияты тарихы" басмасы сатылмавын әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Әлфәт Закирҗанов 8 томлык "Татар әдәбияты тарихы" басмасының сатылмавын әйтте. Бу хакта ул "Татар әдәбияты тарихы" басмасына багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

Галим китапның Татарстан Министрлар Кабинеты заказы буенча эшләнүе һәм басылып чыгуы турында әйтте. Заказ туган телләрне үстерүгә бәйле закон программасы кысаларында тормышка ашырылган.

“Әлеге китапны сатуга чыгарырга ярамый. Без аны китапханәләргә, мәктәпләргә җибәрдек. Моңа кадәрге томнар да шулай җибәрелде”, - диде галим.

Киләчәктә китапны сатуга чыгарырга планлаштыралар. “Әлеге сорау бүгенге көндә җәмагатьчелек тарафыннан күтәрелде, шуңа күрә безнең институт әлеге томлыкларны, болары басылып бетү белән бергә, сатуга чыгаруны күздә тотып, китап нәшрияты белән сөйләшү барыла”, - диде Әлфәт Закирҗанов.

8 томлык "Татар әдәбияты тарихы" басмасының тиражы 1500. “Без әлеге томлыкларыбызны рус телендә дә бастырып чыгару мәсьәләсен планга кертүне алга куябыз, һәрхәлдә, бу турыда инде билгеле бер эзләнүләр алып барыла”, - диде галим. 

news_right_1
news_right_2
news_bot