news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим Әлфәт Закирҗанов Элвин Грей исемен дәреслекләргә кертүгә карата фикерен белдерде

Әдәбиятчы җыр яки театр сәнгатендә уңышка ирешкән яшьләр белән соклануны, аларга охшарга теләү яки үрнәк итеп куеп, дәреслеккә кертүне хупламый.

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент Әлфәт Закирҗанов мәктәп дәреслекләренә киң катлам җәмәгатьчелек тарафыннан гына тирәннән бәяләнгән шәхесләрне кертү яклы. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.

Искәртеп үтик, 4 нче сыйныфлар өчен башкорт теле дәреслегендә, теманы мисаллар белән аңлату максатыннан, бүген эстраданың популяр җырчысы Радик Юлъякшин (сценик псевдонимы - Элвин Грей) исемен керткән. Бу хакта дәреслекнең авторларының берсе – М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты доценты Мәрхәбә Дәүләтшина шәрехләмә биргән иде.

Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, яшь буында туган илебезгә, туган халкыбызга, туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбиялибез дигән максат куябыз икән, танылган шәхесләрне кертү кирәк. Әмма әдәбиятчы әйтүенчә, алар моңа лаек кешеләр булырга тиеш. “Мин сыналган, киң катлам җәмәгатьчелек тарафыннан җырчы, артист, язучы, я башка өлкә кешесе буларак эшчәнлеге тирәннән һәм нигезле бәяләнгән кешеләрне генә горурланырлык шәхес итеп тәкъдим итү ягында. Бу республикабызда чынлап та горурланырлык, “мин бу кешегә охшарга теләр идем” дип әйтерлек, халкыбыз, республика алдындагы хезмәтләре, казанышлары хөрмәткә, мактауга лаек кешеләр булырга тиеш”, - ди ул.

“Тукай белән Җәлилне без зурлап искә алабыз, чөнки аларның исеме белән татар милләтенең бөеклеге күренә. Мин үзем кайчандыр Бөек Ватан сугышы геройларына сокланып үстем, ул вакытта аларның исеме нык күтәрелгән иде. Хәзер сугыш геройларын бик үк күпертү артык урынлы да түгелдер, хәзер инде алар турында хәтер генә саклыйбыз, исәннәре юк. Бүгенге буынны да, милләт, республика каршындагы хезмәтләре өчен “мин аның белән сокланам, аңа охшарга телим” рәвешендә тәрбияләүне һәрвакыт хуплап каршы алам. Яңа буын җырчыларына килгәндә, бүгенге көндә экраннарда еш күренә торган кешеләрне алга чыгару ягында түгел мин. Бүген, әйтик, җырчылар турында “яңа йолдыз” дип әйтәләр икән, әле аңа ул йолдыз дигән исемне кем куйган?! Җыр, театр сәнгатендә шактый уңышка ирешкән яшьләрне ашыгып йолдыз дәрәҗәсенә күтәрү, алар белән соклану, алардан үрнәк алуны хупламыйм. Бүген аларның җырлары популяр булса, ә алдагы буын аларның җырларын тыңламаска да мөмкин. “Карале, моның җырларын тыңларлык та түгел, ә аннан үрнәк алабыз дип язганнар” дип әйтсәләр, кая барабыз?” – ди Әлфәт Закирҗанов.

Әдәбиятка килгәндә, әңгәмәдәш бүген популяр булган Зифа Кадыйрова әсәрләрнең дә киләчәктә классика дәрәҗәсендә урын алуына шикләнүен белдерде. “Бүген аның китапларын ертылып беткәнче укыйлардыр, ләкин 15-20 елдан соң аның әсәрләре укылырмы икән – бәхәс уята. Аның иҗаты бүгенге көн укучысының теләгенә генә җавап бирә, ул әдәбиятка әллә ни зур яңалык алып килми”, - ди Әлфәт Закирҗанов.

Әдәбиятчы бүген галим дигән сүзнең дә дәрәҗәсе төшкәнен билгеләп узды. “Фәннәр кандидатына галим дип әйтәбез. Галим бит ул халык тарафыннан дәрәҗәсе, акылы, эшчәнлеге белән яулап алынган исем булырга тиеш. Минем өчен Нәкый Исәнбәт, Миркасыйм Госмановлар зур галимнәр. Шул ук Хатыйп Миңнегулов, Азат Әхмәдуллин, Тәлгать Галиуллинны галим дип атарга мөмкин. Ләкин фәннәр кандидатын, докторны мин галим дип атамыйм”, - дип белдерде Әлфәт Закирҗанов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100