Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимә Лена Гайнанова Исхакый иҗатын барлауны дәвам итәргә кирәк дип саный
Милләт лидерының иҗаты 30-35 томга җитәрлек, мирасын чит илләрдән кайтару өчен дәүләт программасы кирәк, ди Лена Гайнанова.
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарның милли лидеры, язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның чит ил архивларында саклаучы мирасын кайтару өчен дәүләт программасы кирәк. Алар да тупланса, әдипнең хезмәтләре 30-35 томга җитәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә галимә, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Лена Гайнанова әйтте. Бу хакта сөйләшү кичә Чистайның Яуширмә авылында Гаяз Исхакыйның 140 еллыгына багышланган искә алу тантанасында булды.
“Русларда, ни хикмәттер, данлыклы шәхесләрен читләрдән “кайтару” хакимият булышлыгы белән бара. Ә безнең татарда милләт улларын күтәрүне энтузиастлар башлап җибәрә, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә галимә Лена Гайнанова. – Элек-электән шулай булган. Гаяз Исхакыйны да туган ягына энтузиатлар кайтара башлады. 1987 елда “Мирас” комиссиясе төзелгән иде. Г.Исхакый иҗатын ничек туплый башлыйбыз, диелгәч, мин 4 томлык хезмәтләрне өстәлгә китереп салдым. Гарәптән күтәрелгән, машинкада басылган иде инде алар минем. Монда революциягә кадәрге әсәрләре тупланган иде. Алар мәктәп, югары уку дәреслекләренә кертелеп укытыла ук башлады. Исхакыйның 15 томлыгын дөнья күрде, әмма әле әдипнең чит илләрдә җәелеп яткан мирасы бар. Аларны төрле телләрдән тәрҗемә итеп, ватанга кайтарырга кирәк. Дәүләт программасы булмаса, әлеге эшне энтузиастлар гына ерып чыга алмый. Читтәге хезмәтләрен дә барласак, Исхакыйның иҗаты 30-35 том булачагын ышандыра алам. Ул бит үзе яшәп алган һәр илдә иҗат иткән, журналистлар белән очрашкан, фотоларга төшкән. Шәхсән үземне фотолары да бик кызыксындыра. Исхакый кебек лидерларыбызның идеяләре тормышка ашкан булса, Татарстан бүген нинди биекләрдә яшәгән булыр икән. Ул бит чит илләрдәге мөһаҗирләрне бер үзәккә туплый алган. 1917-18 елларда форсатны ычкындырдык дип еш кабатлаган. Аның инкыйразы язучыларга маяк булып хезмәт итә”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз