Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галим: Кырым ханлыгы көнчыгыш Европа тарихында зур роль уйнаган көчле дәүләт булган
Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Кырым ханлыгы (XV–XVIII гасырлар)» китабы тәкъдим ителде.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Мәскәүдәге Шәрык дәүләт музее директорының урынбасары Илья Зайцев Кырым ханлыгын көнчыгыш Европа тарихында зур роль уйнаган көчле дәүләт булганын әйтте.
«Кырым ханлыгы көнчыгыш Европа тарихында зур роль уйнаган көчле дәүләт булган. Анда төрле халыклар дусларча яшәгән һәм төрле мәдәниятләр, диннәр телләр үсешенә урын булган», — диде тарих фәннәре докторы Илья Зайцев.
Галим Кырым ханлыгы тарихы озак еллар буе игътибар читендә булганын әйтте. «Империя елларында да, Советлар Союзы заманында да Кырым ханлыгы тарихы — кыйналучы малай хәлендә булган. Тарих фәнендә Алтын Урдага бәхет ничек елмаймаган булса, Кырым ханлыгы да шундый ук хәлдә. Аны да бөтен гөнаһларда гаепләгәннәр», — диде ул.
Илья Зайцев сүзләренчә, Мәрҗани исемендәге Тарих институты тырышлыгы белән Кырым ханлыгы турында яман мифлар җимерелә бара. «Уйлавымча, тиздән Кырым ханлыгына алга киткән дәүләт булган дип караячаклар», — диде ул «Кырым татарлары тарихы» күп томлыгының «Кырым ханлыгы (XV–XVIII гасырлар)» китабын тәкъдим итү чарасында.
Кырым ханлыгы – Алтын Урда җимерелгәннән соң, 1441 елда барлыкка килгән һәм Россия империясе составына кергәнче 1783 елга кадәр яшәгән дәүләт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз