Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галим коронавирус пандемиясенең кайчан тәмамланачагы турында сөйләде
Эксперт фикеренчә, пандемия тиз арада тәмамланмаячак.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе Яңа елга кадәр тәмамланмаячак. Россия Фәннәр академиясе академигы, Роспотребнадзор Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча киңәшчесе Виктор Малеев ТАСС белән әнә шундый фикер белән уртаклашты.
Эксперт фикеренчә, пандемия тиз арада тәмамланмаячак. Бу хакта дөньяда авырулар санының артуы дәлилли. Моннан тыш, сезонлы авырулар да килеп чыгарга мөмкин.
«Ике көн эчендә дөньяда әлеге авыруның 400 мең очрагы теркәлә икән, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фикеренчә, пандемия югары ноктага җитмәгән. Кешеләр самолетларда оча, глобальләшү бара, шуңа күрә Яңа елга кадәр берни дә бетмәячәк, ә бәлки сезонлы кабынулар булуы мөмкин», — дип сөйләде Малеев. Ул Испания һәм Израильне мисал итеп китерде, анда көн саен 200-400 инфекцияле кеше теркәлә.
Академик фикеренчә,илдә авыруларның икенче дулкыны булырмы-юкмы икәнлеген фаразлау әлегә бик катлаулы. Көн саен илдә коронавирусның 6 меңнән артык яңа очрагы ачыклана, «иртәгә 500 кешегә артачак яки, киресенчә, 12 меңгә дип әйтү мөмкин түгел. Ул бер мизгелдә түгел, ә этаплап һәм акрынлап бара торган процесс», — дип нәтиҗә ясады белгеч.
Элегрәк «Татар-информ» Россия халкын коронавирус инфекциясеннән вакциналаштыра башлаячаклар, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз