news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галим Ирек Һадиев: Татарстанда борынгы ташъязмалар өйрәнелмәгән районнар әле күп

Галим Ирек Һадиев: Татарстанда борынгы ташъязмалар өйрәнелмәгән районнар әле күп
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Галим, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев фикеренчә, Татарстан территориясендә урнашкан ташъязма истәлекләрнең яртысы диярлек фәнни яктан тикшерелмәгән. Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган «Алабуга һәм Менделеев төбәкләренең ташъязма истәлекләре» китабын тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында шулай дип белдерде.

«Татар эпиграфик истәлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнүче галимнәребез күп булмаса да, алар бар һәм соңгы вакытта бу өлкәдә аеруча актив эш алып барыла. Безнең республика чикләрендә генә түгел, элек-электән татарлар яшәгән Россия төбәкләрендәге кабер ташларын өйрәнүче галимнәр дә бар. Татарстан республикасында 43 район бар дип санасак, 15ләп районның кабер ташларына, ташъязма истәлекләренә багышланган китап дөнья күргәндер. Димәк, борынгы ташъязмалар өйрәнелмәгән районнар әле күп, 25-30 районны ныклап торып өйрәнергә кирәк. Кайдадыр мондый ташлар бөтенләй юктыр, кайсыдыр төбәкне өйрәнү бөтенләй кирәкмидер дип уйларга ярамый. Алар республикабызның бик зур байлыгы булып тора», – дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot