news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим-химик Вил Мирзаянов яман шеш авыруы белән көрәшә

Август аенда табиблар аның мәни бизендә яман шеш тапкан.

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). "Новичок" агуын уйлап табучыларның берсе, хәзерге вакытта АКШта яшәүче галим-химик Вил Мирзаянов яман шеш авыруы белән көрәшә. Бу хакта ул үзенең Фейсбук социаль челтәрендә хәбәр итә.

Галим гормональ препаратлар кулланган. Интенсив рәвештә дәвалаганнан соң, муенның өч сөяктән торган тулы бер буыны зыян күргән. 30 ноябрьдә танылган нейрохирург Нәзир Курейши үз командасы белән 3-5 сәгать дәвамында буыннарны алыштыру өчен операция үткәргән. 

"Хәзер мин алга карый алам һәм кулларым да хәрәкәтләнә башлады. Алда радиацион терапия көтелә, вакытны югалтмаска тырышам. Яттан намаз укырга өйрәндем һәм берничә айдан соң аны бөтен шартларына туры китереп башкарып чыга алырмын дип уйлыйм. Гарәп телен өйрәнүне дәвам итәм. Ни дисәң дә, тормыш матур һәм аның өчен көрәшергә кирәк", - дип яза галим.

Вил Мирзаяновның яман шеш белән авыруы август аенда ачыклана. "Әлеге авыру хакында табиблар җиденче август көнне хәбәр итте. Мине гормональ терапия ярдәмендә дәваладылар. Аның нәтиҗәсендә яман шеш күзәнәкләренең биш проценты юкка чыгарга һәм кешеләр 15-20 елга кадәр яшәргә сәләтле", - ди ул.

Галим барлык ир-атларга кан анализы тапшырып яман шеш авыруына тикшерү узарга киңәш итә. Аның әйтүенчә, иртә стадиядә бу чирдән дәваларга мөмкин.

  • Вил Солтан улы Мирзаянов - химик корал өлкәсендә күренекле белгеч, татар милли хәрәкәтендә актив эшләүче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100