Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галим Гомәр Саттаров иртәгә туган авылы — Мулла Иле авылында җирләнәчәк
Хушлашу 8 сәгать 30 минутта Бутлеров урамы 41 йорт адресында була.
(Казан, 26 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Күренекле татар галиме, татар исемнәре буенча танылган белгеч Гомәр Саттаров иртәгә үзенең туган авылы — Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында җирләнә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов хәбәр итте.
«Гомәр абый соңгы вакытта хастаханәдә ятты. Ул 50 елдан артык гомерен Казан университетында студентларга белем бирүгә багышлады, үзенең белемен һәм тәҗрибәсен университетта, татар теле кафедрасында татар фәнен үстерүгә һәм танытуга юнәлдерде. Кешелекле, ярдәмчел хезмәттәшебез, тормышта да олы җанлы, киң күңелле, шул ук вакытта гаҗәеп гади кеше иде», — диде ул.
Рамил Мирзаһитов КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашуын белдерде. «Аның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланыр. Галим белән хушлашу Казанда 8 сәгать 30 минутта Бутлеров урамы 41 йорт адресында булачак», — диде ул.
Гомәр Фәиз улы Саттаров 1932 елның 2 июлендә Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туа. 1950-1955 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.
Укуны тәмамлагач, Тубыл дәүләт педагогия институтында өлкән укытучы булып эшли. 1959-1962 елларда профессор М.З. Зәкиев җитәкчелегендә аспирантура үтә. 1962 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында эшли.
1963 елда «Җирле диалект шартларында 5-8 класс укучыларының тел культурасын үстерү» дигән темага кандидатлык һәм 1975 елда «Татарстан АССРның антропонимнары» дигән темага докторлык диссертацияләре яклый. 1967 елдан доцент; 1981 елдан профессор; 1994-1999 елларда татар теле кафедрасы мөдире. Гомәр Саттаров берничә Мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнгән. Кол Гали исемендәге Халыкара премиясе лауреаты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз