news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимә: Галимҗан Ибраһимовның мирасын өйрәнү журналист һәм язучылар өчен кирәк

«Әдәби әсәрләрнең үзенчәлекләрен, проблемаларын күреп, бүгенге язучылар белән чагыштыра алырлар иде», — диде Әнисә Алиева.

Галимә: Галимҗан Ибраһимовның мирасын өйрәнү журналист һәм язучылар өчен кирәк
Солтан Исхаков

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Әнисә Алиева фикеренчә, әдипнең мирасын журналист һәм язучылар өйрәнергә тиеш.

«Алар Галимҗан Ибраһимовның әсәрләрен укып, аның нинди юнәлештә үсеш алганын, көндәлек тормышның, мәдәниятнең кайсы якка үсешен, әдәби әсәрләрнең үзенчәлекләрен, проблемаларын күреп, бүгенге язучылар белән чагыштыра алыр иде», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Әнисә Алиева XX гасыр башында милләтебезнең тарихи, иҗтимагый фикер ягыннан үсеше күзгә ташлануын әйтте.

«Шура» журналы, «Вакыт», «Йолдыз» газеталарында «Тел ярышы» дигән рубрика ачыла. Һәр галим проблемаларга карашын белдергән, милләтнең билгеләнеше турында фикерен язган. Ибраһимов «Без — кем?", „Без — татарбыз“ дигән мәкаләләрен бастыра һәм Мәрҗанинең фикере белән килешеп, аның исемен күтәреп чыга. Ибраһимов төрекчелеккә каршы булуын да әйтә», — диде ул.

«Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык „Әсәрләре“ академик басмасына әдипнең 1909 елда чыккан „Борынгы ислам мәдәнияте“ хезмәте дә керде. Мин аны һәр татар кешесенә укып чыгарга тәкъдим итәр идем. Анда татарларда милләтне ярату, патриотлык хисләрен тәрбияләү мәсьәләләре чагыла», — диде галимә.

Әнисә Алиева Ибраһимовның тел мәсьәләсендә элекке грамматикалардагы гарәп терминологиясен азрак кулланып, милли рухтагы терминологияне кертүен искәртте. «Рус грамматикаларыннан да файдалана, укучылар өчен уңайлы итәргә тырыша. Бу „Татар сарыфы“, „Татар нәхүе“, „Татар имлясы“, „Татар телен ничек укытырга?“ дигән хезмәтләрендә чагыла», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100