news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим: Габделҗаббар Кандалый - интим хисләре турында язган беренче татар әдибе

Әлфәт Закирҗанов Кандалыйның татар әдәбиятына үз чорында яңалык алып килгәнен әйтте.

Галим: Габделҗаббар Кандалый - интим хисләре турында язган беренче татар әдибе

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, галим Әлфәт Закирҗанов шагыйрь Габделҗаббар Кандалыйны әдәбиятта интим хисләре турында язган беренче татар әдибе дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә сөйләде.

“Күз алдына китерегез, “мин сине яратам, син минем яшәешемнең асылы” кебек гаҗәеп интим хисләрне Кандалый шигырьләрендә чагылдырган. Ул бит мулла кеше! Аның яшәеше Коръән таләпләре, анда язылганнарны авыл халкына җиткерү, Коръән кушканча яшәргә өндәү белән бәйле. Кандалыйга боларны әйтү, язу, үзенең күпсанлы поэмалары аша аны халыкка җиткерү зур кыюлык таләп иткән”, - диде ул.

Галим билгеләп үткәнчә, бу күренеш татар әдәбияты өчен чыннан да яңалык була. “Кол Гали Коръәнгә нигезләнеп, әт-Тәүхид, сабырлык, акыл фәлсәфәләренә нигезләнеп язган “Кыйссаи Йосыф”ында поэмасында җир кешесен дә зурлый. Зөләйха белән Йосыф мәхәббәте кешегә хас булган гаҗәеп матур хис һәм мәхәббәт анда кешенең бәхете, матурлыгы белән тәңгәлләштерелгән”, - дип искә төшерде ул.

“Кандалый менә шушы онытылыбрак калган, читкәрәк куелган традицияне кире кайтарып, җир кешеләре арасында булган мәхәббәтне гаҗәеп матур сурәтләрдә укучысына җиткерә. Аның “Шәфгый”, “Сәхипҗамал”, “Фәрхи”, “Мәгъшукнамә” кебек поэмалары – үз чорын үтеп язылган әсәрләр”, - диде Әлфәт Закирҗанов.

Галим Кандалыйның еш кына әйләнә-тирәдәге мулла-руханилар, хәтта авылдашларының бер өлеше тарафыннан усал тәнкыйтьләнгәнен әйтте. “Ярамаган, гөнаһлы” мәхәббәт хисләре турында ачыктан-ачык язуы шагыйрьне әдәпсезлектә гаепләүгә китерә. Әтисе вафатыннан соң, аны хәтта муллалыгыннан азат итәләр”, - дигән фактны әйтте ул әңгәмәдә.

“Аның турындагы истәлекләрдә әйтелгәнчә, бары тик ике-өч ел үткәннән соң гына Кандалый яклы кешеләр авылның икенче башында аерым мәхәллә аерып алып, шунда имам итеп билгеләнүгә ирешкәннәр”, - диде Әлфәт Закирҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100