news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим Фарсель Зыятдиновның бакчачылар өчен татар телендә китабы дөнья күрде

“Ямь һәм тәм, яки безнең бакча” дип аталган әлеге басма хакында “Яз” нәшрияты директоры шәрехли

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан бакчачыларының мәхәббәтен яулаган галим Фарсель Зыятдиновның “Ямь һәм тәм, яки безнең бакча” (Казан: Яз, 2010. - 384 б.) дип исемләнгән китабы яңа гына басылып чыкты.

 
Икътисад белгече, агроном, һәвәскәр бакчачы Фарсель ага халыкка телевизион һәм радиотапшырулар аша яхшы таныш, аның бакча һәм андагы җиләк-җимеш культураларын тәрбияләү, эшкәртү, үстерү, аларны ашлау, тукландыру, корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы көрәш чаралары турындагы мәгълүматлары кыйммәтле һәм һәр бакчачыга кирәкле. Китапта бирелгән һәр культура авторның үзе тарафыннан үстерелеп, сыналып каралган, тәҗрибәсендә кулланылган. Тәкъдим ителгән сортларның да районлашкан, ягъни республика территориясендәге шартларга яраклашканнарына өстенлек бирелгән. Ашламаларны нәтиҗәле куллану, агач һәм куакларны дөрес формалаштыру – барысы турында да китапта тулы мәгълүмат, иллюстрацияләр бар.

Җәмгысе 390лап битле татар телендәге саллы китапны басмага әзерләгән “Яз” нәшрияты директоры Раушания Миңнуллина сүзләренчә, “Ямь һәм тәм, яки безнең бакча”да үзебездә үсә торган алма, груша, карлыган, слива, чия, кура һәм бакча җиләкләре, шулай ук сирәк очрый торган япон айвасы, актинидия, ирга, кытай лимоннигы кебек үсемлекләргә зур игътибар бирелгән. Шулай ук бүлмәдә генә үстерелә торган үсемлекләр – инжир, лимон, бүлмә гранатына багышланган аерым бүлек тә тәкъдим ителгән.


Бакчаны җәй көне генә түгел, ел дәвамында тәрбияләү зарурлыгыннан чыгып, әйтик, нинди эшләр башкарырга кирәклеге хакында “Бакча эшләре календаре” бүлеге сөйли. Биредә һәр ел фасылында башкарылачак эшләр турында бәйнә-бәйнә аңлатылган. Бакчачылар соравын истә тотып, кайбер атамаларның русча-татарча аңлатмалы сүзлеге дә китерелгән.

“Һәр җиләк культурасына аерым бүлек, ә бүлек ахырында шул үсемлеккә кагылышлы, бакчачыларны кызыксындырган сораулар бирелә. Автор ул сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирергә тырыша, үз тәҗрибәсеннән мисаллар китерә”, - дип шәрехли нәшрият директоры.
Кызыксындырган барлык сорауларга җавапны yaz-print.ru сайтында табарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100