news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимә Фәүсия Мәргәнова себер татарлары мәкальләре җыентыгын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итә

Иҗади очрашу көнендә галимәнең "Себер татар кызы" үзенчәлекле фотокүргәзмәсе дә ачылачак.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). 26 майда Омск шәһәренең “Заман” Татар мәдәни үзәгендә галимә Фәүсия Мәргәнованың “Себер татарларының мәкальләре һәм әйтемнәре” китабы тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Татар үзәге. Галимә белән иҗади очрашу Омскиның Үзәк шәһәр китапханәсендә узачак.

Фәүсия Мәргәнова тумышы белән Омскидан, 1981 елда Ф.Достоевский исемендәге Омск дәүләт университетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта “Генеология мәгълүматлары буенча Тобольск татарларының этник тарихы” темасына диссертация яза, фәнни конференцияләрдә катнаша, мәкаләләр бастыра. Киләчәктә якташлары турында китап нәшер итәргә җыена.

Галимә төзегән китапта себер татарларының мәкальләре һәм әйтемнәре рус теленә тәрҗемәдә дә бирелгән һәм русча мисаллары китерелгән. Шулай ук бу көнне китапханәдә Фәүсия Мәргәнованың "Себер татар кызы" фотокүргәзмәсе дә ачылачак. Фотоларда – милли киемнәрдән себер татар кызлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100