news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим: Борынгы төркиләрдә югары катлауның әдәби теле VII гасырга кадәр үк формалаша

Халисә Ширмән борынгы кабиләләрнең барысында да әдәби тел булмаганын әйтте.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, галимә Халисә Ширмән фикеренчә, борынгы төрки халыклардаа телнең әдәби-сәнгать формасы VII гасырга кадәр үк формалашкан булган.

«Борынгы әдәби тел турында сөйләгәндә Мәскәү галимнәре безнең эраның VII–XI гасырлары турында сүз алып бара. Татар галимнәре V гасыр дип әйтә. Борынгы төрки әдәби тел — горурлыгыбыз, чөнки бу гасырларда дөньяда бик күп кабиләләр яшәгән һәм барысында да әдәби тел булган дип әйтеп булмый. Монда җөмлә төзелеше, образлылыкны бирү элементлары да керә», — диде галимә Татар китабы йортында.

Галимә әдәби телне сәнгать үрнәге дип атады. «Җыр, бию, сыннар ясау һ.б. сәнгатьләрен беләбез. Без аларны сәнгать төрләренә аерабыз. Әдәби тел дә нәкъ шул ук сәнгать төре. Әдәби төргә ия булган кешеләр — аерым сәнгать вәкилләре. Белемнәре булган кешеләр әдәби телне һәм аның формаларын үзләштергән дип әйтә алабыз», — дип сөйләде ул.

Халисә Ширмән әйтүенчә, төрки халыкларны сәнгать төренә ирешкән халык дип әйтеп була. «Бу хакта галим Лев Гумилев үзенең хезмәтләрендә басым ясап әйтә. Әдәби тел белән аралашканда без әдәби телгә башка күзлектән күзлектән карарга тиеш», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100