news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галим Богачев Җирдә магнит давылы бер тәүлеккә якын дәвам итәчәк дип белдерде

Җирдә башланган магнит давылы бер тәүлеккә якын дәвам итәчәк. Россия Фәннәр академиясе Космик тикшеренүләр институтының кояш астрономиясе лабораториясе җитәкчесе Сергей Богачев RT белән әңгәмәсендә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, геомагнитик тайпылыш алдан фаразланган булган - әле дүшәмбе көнне үк белгечләр аның барлыкка килүен көткән.

«Исәпләүләр буенча, давыл биш баллы шкала буенча икенче дәрәҗәгә җитәргә тиеш иде һәм бу фараз расланды. Инде хәзер үк икенче дәрәҗәдәге давыл теркәлә һәм көн дәвамында ул өченче дәрәҗәгә җитәр, мөгаен. Әмма бу дәрәҗәдән дә югарырак күтәрелүе көтелми», - дип ачыклык кертте эксперт.

news_right_1
news_right_2
news_bot