news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галим: Башкортстандагы татарлар иҗатында милли мотивлар тирәнрәк һәм үкенечлерәк

Академик Дания Заһидуллина Башкортстанда иҗат ителгән татарча әсәрләрнең Татарстандагылардан аермасын әйтте.

Галим: Башкортстандагы татарлар иҗатында милли мотивлар тирәнрәк һәм үкенечлерәк
Султан Исхаков

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, академик Дания Заһидуллина узган гасырның 60-80нче елларында Башкортстанда татар телендә иҗат иткән әдипләрнең иҗатындагы татар мотивларына бәя бирде. Фикерен ул «Татар әдәбияты тарихы» фәнни хезмәтенең җиденче томы басылып чыгуга багышланган очрашуда әйтте.

«Башкортстандагы татар әдәбиятын өйрәнә башлагач, без бер нәрсәгә игътибар иттек. Алар иҗатында татар мотивы Татарстанда торып иҗат итүчеләрнең әсәрләрендәге татар мотивларына караганда тирәнрәк, үкенечлерәк, сагышлырак», — диде ул.

Дания Заһидуллина бу чор татар әдәбиятын барлаган фәнни тикшеренүләрнең «Татар әдәбияты тарихы» 8-томлыгының алтынчы һәм җиденче томнарына керүен әйтте. «30дан артык автор иҗатына күзәтү ясалды», — дип аңлатты галим.

news_right_1
news_right_2
news_bot