news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галим балтырган куакларын 20 тапкыр чабарга киңәш итте

Галим балтырган куакларын 20 тапкыр чабарга киңәш итте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сосновский балтырганын тулысынча юкка чыгару өчен, бер үк участокны 20 тапкырга кадәр эшкәртергә кирәк булачак. Бу хакта ТАССка авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Үсемлекләр карантины Бөтенроссия үзәгенең фәнни-методик бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Софья Железова сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, балтырган белән көрәшкәндә, бер участокны 20 тапкыр эшкәртү таләп ителергә мөмкин.

Железова аңлатканча, механик ысуллар инвазив үсемлекләрне юк итү өчен иң нәтиҗәлеләрдән санала. Әмма мондый көрәш шактый күп хезмәт чыгымнары таләп итә, ә территорияне эшкәртүне еш кына берничә тапкыр башкарырга туры килә.

Тагын бер нәтиҗәле ысул – балтырганны тамыры белән бергә казып чыгару. Шул ук вакытта мондый ысул территорияне чагыштырмача акрын эшкәртергә мөмкинлек бирә.

Балтырган белән көрәшүнең иң тиз һәм гади ысулы дип Железова химик эшкәртүне атады.

news_right_1
news_right_2
news_bot