news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим Азат Ахунов авыл зиратларында борынгы ташларының сакланмавына борчыла

Казанда "Милли тормыш һәм дин" Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы бара.

Галим Азат Ахунов авыл зиратларында борынгы ташларының сакланмавына борчыла
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар авыллары зиратларында кабер ташларының саклану проблемасы кискен тора. Филология фәннәре кандидаты, доцент Азат Ахуновның Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының Татар дөньясында Ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу дискуссион мәйданчыгындагы чыгышы борчулы иде.

“Татарстанның Биектау районын йөреп чыктык. Биредә авыл зиратларында шактый борынгы ташлар саклана. Беренчел максатыбыз - аларны барлау иде. Без Казан ханлыгы чорына караган 40ка якын кабер ташы таптык. 40-50нче елларда теркәлгән каталоглар белән чагыштырсак, бу ташларның 20 проценты юк, без аларны таба алмадык”, - диде галим.

Ул ташларның югалуын, беренчедән, экология белән бәйли, икенчедән, аларны караучы булмавы турында әйтә. “Татар Әйшәсе авылында әле биш ел элек кенә Казан ханлыгына карый торган өч таш бар иде, без аның берсен генә таптык. Калганнары кая киткән – белмибез. Беркем белми. Аларда бит Казан ханлыгы белән бәйле бик кызык мәгълүматлар бар иде”, - ди ул

“Биектау районында алар белән авыл кешеләре дә, җирле администрация дә кызыксынмый. Зиратларның борынгы өлеше ташландык хәлдә. Каберләр чытырманлык эчендә калганнар – керерлек түгел. Кешеләр өмә үткәреп, үз туганнары каберләрен генә чистарталар. Татарлар зиратларга бик йөрмиләр, христианнардагы кебек “родительский” көннәр юк”, - ди Азат Ахунов.

Галим кабер ташлары аша төрле чорда уртача гомер озынлыгы, эпидемияләр турында мәгълүмат алып булуын искәртә. “Элек кешеләрнең гомере кыска булган, кырыкка да җитмәгәннәр, диләр. Кабер ташлары 70-80 яшьлекләр турында сөйли. Безнең бабайларыбыз озак яшәгәннәр”, - дип нәтиҗә ясый галим.

Азат Ахунов Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кабер ташларын өйрәнү белән шөгыльләнүен, мәгълүматның http://miras.info сайтына урнаштырылуын искәртеп уза.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100