news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Ибраһимовның моңарчы басылмаган 160 хезмәте унбиш томлыкка кертелгән

Быел һәм 2020 елда әдипнең тагын бишәр томы нәшер ителәчәк.

Галимҗан Ибраһимовның моңарчы басылмаган 160 хезмәте унбиш томлыкка кертелгән
Султан Исхаков

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Татар әдәбияты классигы, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның нәшер ителәчәк унбиш томлыгына әдипнең 160 яңа хезмәте кертелгән. Бу турыда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире Марсель Ибраһимов әдипнең академик тупланмасын чыгаруга багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Академик җыентыкны бастырып чыгару эше 2012 елдан бирле алып барыла. Әдипнең 1980 елларда нәшер ителгән сигез томлыгы белән чагыштырсак, бу унбиш томлыкка яңа 160 хезмәте кертеләчәк. Алар төрле жанрга карый. Күбесе әдипнең публицистикасына кагыла”, - диде Марсель Ибраһимов.

Бу хезмәтләрнең моңа кадәр нәшер ителгән сигез томлыкка кертелмәвен текстология бүлеге мөдире чор идеологиясе белән бәйләп аңлатты. Аның сүзләренчә, бу унбиш томлыкта әсәрләрнең бер өлеше дә кыскартылмаган. Алар тулы вариантта укучыга тәкъдим ителәчәк.

  • Академик басманың беренче биш томы Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан. Аларга язучының “Адәмнәр” повесте, “Безнең көннәр” романы һәм “Татар хатыны ниләр күрми” повестьларының барлык вариантлары да кертелгән.

Быел һәм 2020 елда әдипнең тагын бишәр томы нәшер ителәчәк.

  • Галимҗан Ибраһимов - татар әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист, тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100