Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча фильм төшерә башлаганнар
Җырчы Алсу Әбелханова кинода төп рольләрнең берсен башкара - ул ана булып уйный.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәренә нигезләнеп фильм төшерә башлаганнар. Бу хакта үзенең инстаграм сәхифәсендә «Татаркино» оешмасы директоры, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.
«Бу фильм — Казахстан белән уртак проектыбыз. Минем өчен бу бик мөһим вакыйга. Киләсе елга премьерада күрешербез. Сценарийны Казахстанның мәшһүр язучысы Бекбулат Шекеров язды. Фильмның режиссеры — Юлия Захарова, костюмнар буенча рәссамы — Ләйсән Хаҗиева», — ди ул.
Әлегә халыкара проектның съемкалары Казахстанда бара. Кайбер күренешләр яз көннәрендә Татарстанда төшереләчәк. Фильм рус телендә тәкъдим ителә. Төп рольләрнең берсе булган ана ролен җырчы Алсу Әбелханова уйный.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Milyausha Aituganova (@milyaushaaituganova)
«Бу рольгә кастингны уңышлы үттем. Миннән кала, Татарстаннан башка актерлар юк. Калган рольләрне казахлар башкара. Бабай ролендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев уйнарга тиеш иде. Ләкин, коронавирус пандемиясе сәбәпле, аның яшендәгеләрне самолетка кертмиләр», — дип сөйләде Алсу Әбелханова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Шулай ук җырчы съемкаларның нәтиҗәле һәм күңелле узуын билгеләп үтте.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Алсу Абульханова (@alsuabulhanovaartist)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз