news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Ибраһимовның 15 томлыгына шул чор җәмәгатьчелек фикерләре дә кертелгән

Галимҗан Ибраһимовның 15 томлыгында барлыгы моңа кадәр басылмаган 160 хезмәте урын алган.

Галимҗан Ибраһимовның 15 томлыгына шул чор җәмәгатьчелек фикерләре дә кертелгән
Султан Исхаков

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Галимҗан Ибраһимовның томлыкларында әдип яшәгән чордагы җәмәгатьчелекнең аңың иҗаты һәм шәхесенә карата булган фикерләре дә кертелгән. Бу турыда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин матбугат конференциясендә әйтте.

“Басылып чыккан биш томлыкта язучының әсәрләренә һәм үзенә карата булган җәмәгатьчелекнең фикерләре урын алган. Язучының әсәрләре басылып чыгуга ук, төрле матбугат битләрендә рецензияләр барлыкка килә. Монда Җәмал Вәлиди, Галимҗан Нигъмәти кебек галимнәр чыгыш ясаса, шулай ук матбугатта исемнәре күренгән кешеләрнең дә рецензияләре дә урнаштырылды”, - диде Ким Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, бу китап ахырындагы кушымталар өстәмә чыганак булып тора. Андагы рецензияләр шул вакыттагы җәмгыятьнең хәлен, Галимҗан Ибраһимовның нинди фикер каршылыгында яшәгәнлеген күрсәтә.

Галимҗан Ибраһимовның 15 томлыгында барлыгы моңа кадәр басылмаган 160 хезмәте урын алган.

Бүгенге көндә нәшер ителгән биш томлыкка Галимҗан Ибраһимовның әдәби әсәрләре кертелгән. Калган ун томлыкка язучының публицистикасы, тарих, тел гыйлеме, әдәбият, сәнгатькә бәйле хезмәтләре, хатлары урнаштырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100