news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең унбиш томлыгының өчтән бере яңа материаллардан тора

Галим Марсель Ибраһимов әдипнең 140 хезмәте урын алганлыгын билгеләп үтте.

Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең унбиш томлыгының өчтән бере яңа материаллардан тора
Султан Исхаков

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, доцент Марсель Ибраһимов Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең унбиш томлык тупланмасындагы бер томның өчтән бере яңа материаллардан гыйбарәт булуын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Алтынчы-унынчы томнарда Ибраһимовның әдәбият һәм тел белеме буенча хезмәтләре кергән. Ул монда методист-галим буларак та күзаллана. Шушы биш томга аның 140 хезмәте керде. Шуның утызы беренче тапкыр академик басма форматында укучыларга тәкъдим ителә. Бер том эчендә материалның өчтән бере — яңа материаллар», — диде ул.

Галим Ибраһимовның шәхси архивлары сакланмаганын әйтте. «Аларны табу, әзерләү гаять эш таләп итте. Текстологлар XX йөз башы һәм аннан соң чыккан бөтен матбугатны өйрәнеп, хезмәтләрен табып, элеккегеләре белән чагыштырып, тулыландырып, текстология фәне таләпләренә туры китереп тәкъдим итте. Искәрмәләрдә идеологик бәяләмәләрдән баш тарттык, объектив мәгълүматны бирергә тырыштык», — ди ул.

«Искәрмәләр шул чордагы әдәбият хәрәкәтен, татар фәне торышын күзалларга ярдәм итә. Галимҗан Ибраһимов XX гасыр башында үзен бик актив татарчылык тарафдары буларак күрсәтә. Исмәгыйль Гаспралы, Риза Фәхретдиннәр белән бәхәскә керә. Ул татар этнонимын яклап чыга. Без журналларда чыккан анкета тексты белән хәзерге укучыга тулаем танышып чыгарга мөмкинлек тудырабыз», — диде Марсель Ибраһимов.

Галим хезмәткә кергән кушымталарны аерым билгеләп узды. «Аларга Ибраһимовның хезмәтләренә карата шул чордагы тәнкыйтьчеләрнең фикерләре урын алды. Бер үк хезмәткә төрле карашларны күрә алабыз. Димәк, ул чор полемикага бай булган, фәндә мәдәнияттә плюрализм булган», — дигән нәтиҗәгә килде ул.

Әлеге томлыклар галимнәр өчен дә, гади укучыга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Әйтик, унынчы томда 1927 елда чыккан «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак» дигән мәкаләсен урнаштырдык. Ул хәзерге көн укучысы өчен дә актуаль. Әдәбият мәсьәләләренә карата мин «Татар шагыйрьләре»н аерып чыгарыр идем. Минемчә, әлеге хезмәт Галимҗан Ибраһимовны нонконформист галим буларак күрсәтә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100