Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимҗан Гыйльманов мифологик «Албастылар» әсәренең дәвамын тәкъдим итте
Китап «Социаль әһәмияткә ия әдәбият» исемлеге буенча 1500 данә тираж белән басылган. Аның 850се китапханәләргә таратыла, 650се сатуга чыккан.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»да язучы Галимҗан Гыйльмановның халык соравы буенча дәвамы язылган «Албастылар» китабы тәкъдим ителде. Сатуга ул 650 данә чыгарылган. Яңа китабы чыгу уңаеннан язучы автограф сессия үткәрде.
Әсәр 2000 еллар башында «Казан утлары» журналында басылган иде, 2003 елда китап булып басылып чыкты. «Бу кабат бастыру түгел, биредә аның икенче бүлеге пәйда булды. Ул китапның саллы гына өлешен алып тора», — диде Татарстан китап нәшрияты вәкилләре.
Галимҗан Гыйльманов бу китапта үзенең мифологик белемен иҗади форматка күчерүен ассызыклады. «Халык мондый мифологик, фольклор мираска сусаган булып чыкты. Бу әсәр аша ул үзенең рухи мирасын барларга кереште», — диде.
Әлеге әсәрнең беренче өлеше заманында «Казан утлары»нда басылган иде. Язучы укучылардан капчык-капчык хатлар алуын әйтте. Ул «Албасты-2»не быел апрель аенда гына язып бетергән. «Укучы сорагач бирергә кирәк», - диде Галимҗан Гыйльманов.
Галимҗан Гыйльманов бу китабын «язмыш җимеше» дип атады. «Язучы үзе кайсы китабы язмыш китабы булачагын белеп бетерми, ул халыкка барып ирешкәч кенә аңлашыла. Укучым белән мин шушы әсәрдән соң аңлаштым», — диде ул.
Оештыручылар әйтүенчә, китап «Социаль әһәмияткә ия әдәбият» исемлеге буенча 1500 данә тираж белән басылган. Аның 850се китапханәләргә таратыла, 650се сатуга чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз