news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Гыйльманов: "Әдәби марафон" язучы өчен иң хәтәр тәнкыйтьче була ала

“Әдәби марафон” финалистларын бүләкләү кичәсендә язучылар үзләренең укучыларга мохтаҗ булуларына басым ясады.

Галимҗан Гыйльманов: "Әдәби марафон" язучы өчен иң хәтәр тәнкыйтьче була ала
Расих Фасхутдинов

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Гафурова). "Әдәби марафон"да катнашучылар язучы өчен иң хәтәр тәнкыйтьче була ала. Бу хакта “Әдәби марафон” бәйгесе финалчыларын бүләкләү тантанасында язучы Галимҗан Гыйльманов әйтте.

Татарстан китап нәшрияты белән берлектә Раил Гатауллин үткәргән “Әдәби марафон” барышында 600 татарча китап укылган. Аның фикеренчә, чара китапларны укытырга стимул булып тора. “Авторлар китабым укылмый дип зар елаган вакытта, китапханәләрдә аларның китапларына чират торалар иде”, - дип яза оештыручы.

Гөлсинә Галимуллина үзенең “Ак бураннар аша”, “Алтын ачкыч”, “Тау җылысы” һ.б. китапларын укулары өчен марафончыларга рәхмәт әйтте. “Әгәр миңа хатлар килмәсә, мин китап язмас идем. Аны кирәкмәгән эш дип санар идем”, – ди ул.

Раил Гатауллин язучылар үзләренең укучыларын белергә тиеш дип саный: “Язучылар һәм укучылар арасында элемтә җитми. Безнең язучыларга аларны укучылар барлыгын күрсәтәсебез килә”.

“Сез безгә шундый кирәк! – дип мөрәҗәгать итте Галимҗан Гыйльманов марафончыларга. - Нәшриятта һәр корректор, һәр редактор сезнең өчен эшли”.

Радик Сабиров марафончыларны котларга сәхнәгә телефон һәм үзе мөхәррирлек иткән “Идел” журналы белән чыкты. “Телефоннан хэштеглар укып, басмаларны онытмагыз”, - диде ул. “#әдәбимарафон хэштегына мин дә язылдым, - диде ул. - Анда нинди генә жанрлар юк!”

Финалист Әлфия Газизова үз тәҗрибәсе турында сөйләде. “Бәлки марафончылар сәхифәләргә урнаштырган язмаларга лайкларны укымыйча гына куеп ятадыр, дип, мин үзем куйган язмаларны укуларын тикшереп карыйсым килде”, - диде ул. Әлфия кызыклы булмаган өзекне сайлап куеп караган һәм укучыларның укымыйча гына лайк куймавын ачыклаган. ”Һәм шундый шатландым: ул язма астында минем иң аз лайк җыелды”.

Галимҗан Гыйльманов фикеренчә, мондый алым кулланган укучылар язучы өчен иң җитди һәм хәтәр тәнкыйтьче ролен үти ала: “Хәзер без китапларда андый җөмләләр булмавы өчен тырышачакбыз”, - диде язучы. 

Әдипләрнең һәрберсе укучылар барлыгын белгәндә генә иҗатка теләк булуын билгеләде.

Язучы Гөлсинә Галимуллина: “Бәйгенең финалына татарның иң асыл заты җыелган. Алар милләтебезнең чын көрәшчеләре, чөнки алар аша китап бөтен галәмгә тарала”.

Шагыйрь Ленар Шәех: “Безнең тормыш – ул марафон. Кайдадыр телләр, милләтләр юкка чыга. Бу марафонда татарлар да катнаша. Без марафоннан төшеп калырга тиеш түгел! Тел, әдәбият, милләт сагында булыйк”.

Марафонны оештыручылар максат итеп татар китабын популярлаштыруны куя. Катнашучылар бәйге барышында үзләре укыган татарча әдәби китаптан ошаткан өзекләрен #әдәбимарафон хэштегы белән Интернеттагы сәхифәләренә урнаштыра.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100