news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Гыйльманов Алтын Урда бәкләрибәге Мамайны күтәрергә кирәк дип белдерде

Алтын Урда ханы Туктамыш бәхәсле, әмма шулай ук бөек шәхес, ди язучы.

Галимҗан Гыйльманов Алтын Урда бәкләрибәге Мамайны күтәрергә кирәк дип белдерде
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Язучы Галимҗан Гыйльманов Алтын Урда бәкләрибәге (гаскәрләр белән идарә итүче) һәм төмән (хәрби берләшмә) башлыгы Мамай шәхесен күтәрергә кирәк дип белдерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессындагы “Ирек мәйданы” бәхәс клубының татар тарихи әсәрләренә багышланган утырышында әйтте.

Утырышта сүз язучылардан беренче итеп Марат Әмирхановка бирелде. Ул үзенең “Олуг Мөхәммәд” һәм “Ир-Мамай” романнары турында сөйләде. Бу китапларның авторы Галимҗан Гыйльманов язучының әсәрен редакторлаганда “кисүләр булмады, чөнки рецензентларга ышандык”, - дип сөйләде.

“Чөнки ул Мамай бер дөнья булып чыкты. Мин шулкадәр рәхмәтле. Безгә ул кешене, шәхесне күтәрергә кирәк”, - диде Галимҗан Гыйльманов. Ул шулай ук Алтын Урданың соңгы ханы Олуг Мөхәммәдне данлау кирәклеген дә искәртте.

“Һәм Туктамыш. Туктамыш бик бәхәсле, әмма бөек шәхес. Чөнки илчегә үлем юк дигән әйбернең дөрес икәнен ул раслап бирә”, - диде Галимҗан Гыйльманов.

Язучы татар тарихының киң колачлы булуына шатлануын әйтте. “Турыдан-туры Иван Грозныйга кайтып төшә аның (Мамайның – ТИ) нәселе. Иван Грозныйны тудырган татар ханы булып чыкты ул. Шушы әйберләрне без укырга тиеш. Баш миләребез аша үткәреп, бер шатланып, бер елап, бер көлеп дигән кебек барын да кичерергә тиеш татар кешесе. Тарихи романнар гыйбрәт өчен дә, горурлык өчен дә кирәк”, - диде ул.

  • Мамай морза (1361-1380) Алтын Урда (гаскәрләр белән идарә итүче) һәм төмән (хәрби берләшмә) башлыгы. Элегрәк тарих китапларында “Мамай хан” дип күрсәтелә иде. 1361–1380 елларда Алтын Урдада зур йогынтыга ия була, ханнарны билгели. Туктамыш ханга җиңелгәннән соң, дәүләттә чуалыш дәвере тәмамлана. 1380 елда Куликово кырындагы сугышта Дмитрий Донской гаскәрләренә җиңелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100