news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Галимов быелгы “Татарча диктант”ның үзенчәлеге – тоталь булуында дип саный

Куратор акцияне оештыруда кыенлыклар булмавын белдерде.

Галимҗан Галимов быелгы “Татарча диктант”ның үзенчәлеге – тоталь булуында дип саный
архив/Салават Камалетдинов, Александр Эшкинин

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Татарча диктант”та куратор булып катнашкан Галимҗан Галимов акциянең үзенчәлеге тоталь булуында дип атады. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә хәбәр итте.

“Татарча диктант” акциясендә кыенлыклар булмады. Быел диктант регионнарга, төбәкләргә актив таралды, ул беренче тапкыр зур форматта үткәрелде”, - диде Галимҗан Галимов.

“Һәр эшнең үзенең яхшы ягы була, оештырганда күп кеше белән танышасың, үзеңә күнекмәләр аласың”, - ди куратор.

Быел волонтер вазыйфасын башкарган Рания Талибуллина Татарстанның биш районына мәгълүмат җиткереп торганын сөйләде. “Сарман, Балык Бистәсе, Тәтеш, Питрәч, Спас районнарына көне-төне оештыру эшләрендә ярдәм итәргә тырыштым. Монда тиз булу кирәк иде”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100