Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимҗан Барудины шәхес буларак чагылдырган беренче күргәзмә эшли башлый
15 декабрьдә Ислам мәдәнияте музеенда ачылачак проект "Галимҗан Баруди - милләткә хезмәттә" дип атала.
(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казанның Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда 15 декабрьдә 15.00 сәгатьтә мөфти, мәгърифәтче Г.Барудига багышланган "Галимҗан Баруди – милләткә хезмәттә" күргәзмәсе ачыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ислам мәдәнияте музее директоры Илнур Низамиев хәбәр итте.
"Казан Кремле" мөфти, мәгърифәтче, галим Барудиның (1857-1921) 160 еллыгы уңаеннан "Галимҗан Баруди – милләткә хезмәттә" күргәзмәсен әзерләде, – ди Илнур Низамиев. – Бу - мөфти, мәгърифәтче Галимҗан Барудины шәхес буларак чагылдырган беренче күргәзмә. Күргәзмәдә хатлар, көндәлекләр, сирәк фотографияләр, документлар аша дин әһеле һәм мөгаллим, җәмәгать, сәясәт эшлеклесенең тормыш юлын күзалларга мөмкин булачак. Биредә “Казан Кремле” музей тыюлыгы фондыннан да материаллар тәкъдим ителәчәк. Г.Баруди - заманында 30 дәреслек язган һәм бастырган шәхес. Мөфти 1920 елда республикага күп китап бүләк иткән. Аларның кайберләре күргәзмәдә беренче тапкыр киң тамашачыга күрсәтеләчәк. Кулъязмалары, көндәлекләре дә күпләрдә кызыксыну уятыр, дип уйлыйбыз”.
Татар галименең 160 еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмә эше барышында төрле очрашулар, дини проектлар да узачак. 15 декабрьдә күргәзмә ачылганнан соң интеллектуаль уен уйналачак. Анда яшьләр катнашыр, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз