Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галим адресына котлаулар һаман килә тора
Галим адресына котлаулар һаман килә тора
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бу көннәрдә әдәбият галиме, дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы һәм президенты Мансур Хәсәновка 75 яшь тулу уңаеннан юбилярга йөзәрләгән котлау телеграммалары килә.
Әлеге телеграммалар арасында Татарстанның һәм Россиянең дәүләт һәм сәясәт вәкилләре, Казан шәһәренең һәм республика районнарының хакимият башлыклары, шулай ук банк директорлары, департамент һәм оешма җитәкчеләре дә бар. Котлау хатлары Саха Республикасыннан да, Чабаксар һәм Ульяновски калаларыннан да, хәтта АКШ белән Израильдән дә алынган. Боларның барысы да зур галимебез Мансур Хәсәновның фән дөньясында никадәр танылган һәм абруйлы шәхес булуын тагын бер кат раслый.
Хезмәт һәм иҗат юлы гел үсешләрдән генә торган галим милли сәнгатебез һәм мәдәниятебезнең күренекле әһелләре турында да фәнни хезмәтләр бастырды. Бүген дә ул сафта һәм илһамланып яши, ялкынланып иҗат итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз