Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галим 2026 елда Кояш активлыгы нинди булачагы турында сөйләде
Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты Кояш астрономиясе лабораториясе мөдире Сергей Богачев 2026 елда Кояш активлыгы нинди булачагы турында сөйләде.
«2026 елда Кояш активлыгы дәрәҗәсе шактый югары булып калачак, әмма M һәм X дәрәҗәсендәге (көчле һәм бик көчле) вакыйгалар саны, фаразлар буенча, кимүен дәвам итәчәк», — дип билгеләп үтте ул.
Галим 2025 елда Кояш һәм геомагнит активлыгының кимү тенденциясе күзәтелүенә игътибар итте. Шул ук вакытта гадәти кояш кабынулары саны элеккечә үк калган — ел дәвамында якынча 2,8 мең очрак теркәлгән.
«Шунысын да әйтергә кирәк: абсолют саннарда караганда, кабыну активлыгы дәрәҗәсе һаман да шактый югары. Сүз берничә яки дистәләрчә вакыйга турында түгел, ә йөзләрчә һәм меңнәрчә очрак турында бара, шуңа күрә боларның барысы да бер ел эчендә могҗиза белән нольгә төшеп бетә алмый», — дип кисәтте галим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз