Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галим: 1920 елда татар теле статусын күтәрүгә ярлылык, ачлык, битарафлык комачаулаган
Зоя Кириллова әйтүенчә, моңа кадәр татар телен кулланмаган хезмәткәрләр телне өйрәнүне мәгънәсез эш дип санавы да татар телен дәүләт статусына күтәрүгә комачау иткән.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ доценты, галимә Зоя Кириллова 1920 елда ТАССРда телләр турындагы декрет кабул ителүдән соң, татар теленең кулланылышын җәмгыятьтә һәм хөкүмәт органнарында гамәлгә ашыруда туган төп сәбәпләрен атады.
«Татар булмаган халык тарафыннан кызыксыну, теләк булмый. Моңарчы татар телен файдаланмыйча яшәгән һәм хәзер аның кирәк булмавын күргән хезмәткәрләр бу телне өйрәнүне мәгънәсез, файдасыз эш дип саный. Татар телен гамәлгә кую — татарларның үз эше һәм безгә кагылмый, дигән ялгыш караш таралу да русларның татар теленә битараф мөнәсәбәтен барлыкка китерә», — диде ул.
Зоя Кириллова сүзләренчә, революция, канкойгыч гражданнар сугышы, 1921 елгы коточкыч ачлык нәтиҗәләрендә татар телен гамәлгә ашыру эшендә гаять зур тоткарлык тудыра. «Оешмалар махсус тәрҗемәчеләр тота, укытучылар чакыра, дәреслекләр, язу машиналары сатып ала алмыйлар, хезмәт хакы аз түләнү сәбәпле, татарлар башка эшкә күчәргә мәҗбүр була», — ди галимә.
«1921 елда татар телен гамәлгә кую эше зур күтәренкелек белән башлана. Әмма 1930 елларда әлеге идеягә каршылык күрсәтергә сәләтле кешеләр шәхес культы корбаннары була. Шунлыктан татар теле тулысынча диярлек рус теле тарафыннан кысрыклап чыгарыла», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Тагын бер сәбәп — акчасызлык. Хөкүмәт органнары татар телен гамәлгә кую хакында карарлар чыгарса да, икенче яктан, бу юнәлештә гамәли эш алып бару өчен үзәктән акча бирелми. Җирле бюджет ул елларда бик ярлы була. Күп кенә халык комиссариатлары һәм үзәк оешмалар татар телен гамәлгә кую карарларын үз исәпләренә башкарырга мәҗбүр була», — дип аңлатты ул.
Зоя Кириллова ике телне дә белүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыру, премияләр бирү, матди яктан кызыксындыру хакында күп сөйләп, карарлар кабул ителсә дә, акчасызлык сәбәпле, гамәлдә бу эш тормышка ашырылмавын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз