Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галим 1914 һәм 1918 елда чыккан «Мәҗмугаи асаре» басмаларының аермалыкларын атады
Татар галимнәре Габдулла Тукайның «халкына калдырырга теләгән әсәрләре» тупланган ике басманы чагыштырып өйрәнгән.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабының фәнни мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Эльмира Галимҗанова 1914 һәм 1918 елда чыккан ике басма арасындагы аермалыклар турында сөйләде.
«Җыентыкның өч басмасы бар иде: 1914, 1918 һәм Токиода басылган 1933 елгысы. 1918 елгы басмада Җамал Вәлидинең кереш мәкаләсе шактый кыскартылган. Тукайның шигырьләре дә азрак бирелгән. Бүлекләргә бүленеш башкача, кайбер бүлекләре, әсәрләре төшереп калдырылган. Гомумән, чагыштырып карасаң, ул 168 биткә кимрәк», — диде ул китапны тәкъдим итү кичәсендә Тукай әдәби музеенда.
Галимә 1914 һәм 1918 елгы басмаларны җентекләп өйрәнгәннәрен әйтте. «1914 елдагы басмада гына Тукай рухы бар һәм ул Тукай үзе төзеп калдырган җыентык дип әйтә алабыз. 1914 елда чыккан басманың кыйммәте зуррак», — дип аңлатты ул.
Эльмира ханым әйтүенчә, галимнәр арасында бу җыентыкны Тукай үзе төзеп өлгерә алды микән, дигән фикерләр дә булган. «Моның җирлеге бар. Бердән, Габдулла Тукайның замандашлары аның бу җыентыкны әзерләве турында истәлекләрендә язып калдырган. Икенчедән, Тукай үзенең мәкаләсендә үзенә генә ошаган шигырьләрен туплавы турында әйтеп үтә», — ди ул.
«Өченчедән, Габдулла Тукай үзе исән вакытта шигырьләрен кискәләп, бастырган кеше булыр иде микән? Мәҗмугаидә басылган текстлардан күренгәнчә, кайбер шигырьләрнең кайбер куплетлары төшеп калган, строфалары үзгәртелгән», — диде галимә.
Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова Габдулла Тукай үзе тәкъдим иткән, Җамал Вәлиди төзеп калдырган вариантны халыкка тәкъдим итү — төп бурыч. «Хәтта иллюстрацияләрнең урыннарын сакладык, бер шигырьнең урынын алыштырмадык. Шигырьләре арасындагы орнаментларны да үзгәрешсез кертергә тырыштык», — диде ул.
2021 елның ахырында Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» — шагыйрьнең 1914 һәм 1918 елларда Казанда нәшер ителгән, ә 1933 елда Токиода басылып чыккан китабының бүгенге татар алфавитындагы, ягъни кириллицадагы беренче басмасы. Китапта, Габдулла Тукай билгеләп узганча, «халкына калдырырга теләгән әсәрләре» генә тупланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз