Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галиев мәчетендә Палестина мөселманнары өчен күмәк дога кылдылар
Бүген Татарстан мәчетләрендә Палестина мөселманнары өчен күмәк дога кылалар. Бу гамәл Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе белән эшләнә. Казанның Галиев мәчетендә Палестина халкы өчен намаз укып, дога кылу оештырылды.
Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Палестинаның бөтен халкы өчен тынычлык сорауларын әйтте.
«Аларның җирләрендә тынычлык урнашсын, әйбәт яшәсеннәр, бөтен начарлык, сугыш, үтерүләр тәмамлансын, дип дога кылдык. Имамнар Газа Секторындагы хастаханәдә һәлак булганнар өчен дә дога кыла. Аларны тамырлары белән юкка чыгарырга телиләр. Туган илләрендә шундый гаделсезлек бара. Бу гаделсезлек мөселманнарга гына түгел, христианнарга, диндәге һәм диндә булмаганнарга да кагыла. Палестинада мөселманнар гына яшәми. Без бөтенесе өчен дә дога кылдык, бөтенесе өчен дә сорадык», – диде хәзрәт.
Шулай ук, «Кол Шәриф» мәчетендә бүген Коръәнне тулысынча укыйлар. «Кол Шәриф»тә дә, Коръәнне тулысы белән укып, Палестинада һәм Газада бер гаепсез үтерелгән кешеләр рухына дога кылыначак», – диде Равил хәзрәт Зөфәров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз