news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башлаячак

Бүген, Рамазан аеның беренче көнендә, Казанның Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башлаячак, ягъни бүгеннән башлап тулысынча укып чыгылачак. 

Татарстан Коръән хафизлары – Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлеге белгечләре көн саен өйлә намазыннан соң (сәгать 12.00дән соң) бер җүзне, ягъни Коръәннең 1/30 өлешен укып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Хәтем кылу Рамазан аеның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Һәркем Галиев мәчетендә һәм онлайн-режимда Коръән хәтем кылуга кушыла ала - Нәзарәтнең “ДУМ РТ” телеграмм-каналында хәтемнең турыдан-туры трансляциясе алып барылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100