news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галиев мәчетендә татар мөслимәләренең гаиләдә һәм өммәттә урыны хакында фикер алышу була

"Мөхлисә Буби феномены" дип аталган түгәрәк өстәлдә төрле өлкә белгечләре катнашыр дип көтелә.

Галиев мәчетендә татар мөслимәләренең гаиләдә һәм өммәттә урыны хакында фикер алышу була
dumrt.ru

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). 6 март көнне Казанның Галиев мәчетендә "Мөхлисә Буби феномены", яки татар мөслимәләренең гаиләдә һәм өммәттә тоткан урыны" дип исемләнгән түгәрәк өстәл була. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан ике мөһим дата уңаеннан оештырыла: 6 март - Россиянең мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел, 7 март - мөселман дөньясы иң күркәм кичәләрнең берсе – Рәгаиб кичәсе.

Милләт анасымы яки бала анасымы: татар халкы үзенчәлекләрен саклап калуда кайсы мөһимрәк? Татар хатын-кызы нинди булырга тиеш? Мөслимәләргә карата уку йортларында, эштә, хезмәт базарында һәм киң җәмәгатьчелектә караш-мөнәсәбәт нинди? Чарада шушы һәм башка актуаль сорауларга җаваплар китереләчәк.

Моннан тыш, Исламда хатын-кызга нинди вазифалар йөкләнүе, гаилә кыйммәтләрен ныгытуда диннең йогынтысы турында фикер алышу, күренекле милләт аналары эшчәнлегенә кагылышлы тарихи сәхифәләрне барлау да күздә тотыла.

Очрашуда  ТР Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы сәркатибе, мөселман гаиләсе мәсьәләләре буенча белгеч Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәнияте кафедрасы мөдире Рафилә Гыймазова, Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллина, “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин һәм башкалар була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100