news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галиев мәчетендә, Пәйгамбәребезне искә алып, Мәүлид кичәсе узды

Бүген кояш бату белән Мәүлид ае башлана.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Галиев мәчетендә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне искә алып, Мәүлид кичәсе уздырдылар.

Атнаның эш көннәрендә Галиев мәчетендә ислам гыйлеменең төрле өлкәләренә караган дәресләр бара. Бүгенге дәрес Мәүлид ае башлану сәбәпле Мөхәммәт Пәйгамбәргә багышланды. Аны Галиев мәчетенең имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев алып барды. Хәзрәт Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы, аның калдырган сөннәте, үгет-нәсыйхәтләре турында җиткерде. Бәйрәм уңаеннан бирегә Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров та чакырулы иде.

Нияз хәзрәт Сабиров мәчеткә килгән мөселманнарга Мәүлид ае һәм Пәйгамбәребез турында сөйләп китте.

“Изге Мәүлид ае дәвамында Пәйгамбәребезгә багышланган мәҗлесләр үткәрелә. Шушы мәҗлесләрдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә багышлап Коръән аятләре, шигъри әсәрләр укыла һәм Салаватлар әйтелә. Мондый мәҗлесләрне үткәрү бик мөһим, чөнки аларда Пәйгамбәребез турында белемнәребез һәм аңа карата булган мәхәббәтебез арта. Аның бу дөньяга килүе – Аллаһның бүләге. Пәйгамбәребез бу дөньяга килгәнче халыклар караңгылыкта иде. Җәмгыятьтә әхлаксызлык һәм гаделсезлек таралган була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу дөньяга килеп, халыкларны караңгылыктан чыгарды, гыйлем юлына бастырды, бәхет юлын күрсәтте”, – диде Нияз хәзрәт.

Мәүлид мәҗлесендә яшь мөнәҗәтче Динар Шәймәрданов чыгыш ясады. Ул “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен башкарды.

Ахырда барлык мөселманнар да кайнар чәй һәм коймак белән авыз итә алды.

18 ноябрь көнне ахшам намазы белән мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае керде. Рабигыль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай, чөнки бу айда Аллаһы Тәгалә бар галәмнәргә рәхмәт буларак кешелекнең өстенлеген һәм мактаулы сыйфатларын үзенә туплаган соңгы Пәйгамбәрен дөньяга бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Әлеге ай дәвамында Татарстанның барлык мәчетләрендә пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә. Иң зур Мәүлид бәйрәмен мөфтият 29 ноябрьдә Болгар ислам академиясендә оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100