news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галиев мәчетендә намазга багышланган китап буенча яңа дәресләр башланды

Бу хезмәт Идел буе мөселманнарында киң таралыш алган.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Галиев мәчетендә “Хәләби сәгыйр” китабы буларак билгеле “Мохтәсар гөнйәт әл-мүтамәлли шәрех мүнйәт әл-мүсалли” буенча дәресләр уздырыла башлады. Укулар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында башланып китте, дип хәбәр ителә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте рәсми сайтында. 

Дәресләрне Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәззак әс-Сәгъди гарәп телендә алып бара. Укулар һәр дүшәмбе саен ястү намазыннан соң гарәп телен белүче имамнар өчен уздырыла. Китапның авторы шәех Ибраһим ибне Мөхәммәд ибне Ибраһим Әл-Хәләби. Бу хезмәттә намазга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелә.

Әлеге китап хәнәфи хокук мәктәбенең намаз кылуга кагылышлы мөһим бер хезмәтләреннән санала. Китап авторы шәех Ибраһим ибне Мөхәммәд ибне Ибраһим әл-Хәләби әл-Кашгарыйның “Мүниятү әл-мүсәлли” китабын башта киңәйтеп шәрехләгән. Аннары җиңелрәк кабул ителсен өчен үзенең хезмәтен кыскарткан. Бу хезмәт Идел буе мөселманнарында да киң таралыш алган.

Китап гарәп телендә, 1910 елда Казанда басылган. Китапның электрон вариантын PDF форматында darul-kutub.huzur.ru сайтында табарга мөмкин.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100