news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галиев мәчетендә катнаш никах темасына бәхәсле әңгәмә уздырыла

Катнаш никах мәсьәләсен ислам динендә рөхсәт ителү-ителмәү күзлегеннән караячаклар.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Бүген мөслимәләр өчен аулак өй кичәсе төгәлләнүгә үк, Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай ур., 40) мөселман яшьләре дискуссион клубының чираттагы җыелышы узачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Бу юлы бәхәсләшергә яратучылар «Катнаш никах» темасына гәп куертачак. Көнүзәк, бәхәсле һәм күпләрне борчыган катнаш никахлар мәсьәләсен ислам динендә рөхсәт ителү-ителмәү күзлегеннән караячаклар. Шулай ук бергә яшәү дәверендә бу төр никахларның нәтиҗәләре буенча фикер алышачаклар. Дискуссион клубта катнашучылар танылган дин әһеле белән әлеге һәм башка мәсьәләләр турында аралашачак.

Чара 18.00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100