news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галиев мәчетендә 28 ноябрьдә Мәүлид кичәсе оештырылачак

Мәчеттә атна дәвамында дини дәресләр, шул исәптән татар теле дәресләре дә уза.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Галиев мәчетендә 28 ноябрьдә Мәүлид кичәсе оештырылачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев хәбәр итте.

“Аллага шөкер, атна дәвамында мәчетебездә дини гыйлем эстәргә теләүчеләр өчен дәресләр оештырыла, – ди Тимергали хәзрәт Юлдашев. – Исламның актуаль темаларына багышланган лекция, вәгазьләр укыла. Иске татар теле, хәзерге татар теле буенча белем алырга теләүчеләр безгә рәхим итә ала. Дүшәмбе көннәрендә уза торган хәдис дәресләрен “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин алып бара. Исламның актуаль мәсьәләләренә кагылган темаларны сишәмбе көннәрендә шәхсән үзем уздырам. Шулай ук, читтән дә хәзрәтләр чакырабыз. Иске татар теле дәресләрен Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин алып бара. Чәршәмбе көннәрендә хәнәфи мәзхәбе, шәригать сабаклары турында Булат хәзрәт Мөбәрәков бәян итә. Галиев мәчетендә дискуссия клубы эшли. Анда һәрвакыт яшьләр җыела. Төрле темаларга фикер алышулар оештырыла. Җомга көннәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин гакыйдә дәресен алып бара. Бу дәресләргә кичке ястү намазыннан соң килергә мөмкин. Мәчеттә дини кичәләр, бәйрәмнәр оештырыла. 28 ноябрьдә Мәүлид кичәсе уздырачакбыз. Мәчетебез ишекләре һәрвакыт ачык, Бәраәт кичәсе һәм гомумән дини бәйрәмнәрнең барысын да зурлап билгеләп узабыз”.

Белешмә өчен: Галиев мәчете Татарстан мөфтие резиденциясе комплексында урнашкан. Әлеге тарихи мәчет озак еллар ташландык хәлдә торды. 2014 елда дәүләт ярдәмендә реставрация эшләре башланды.Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нияз Халит әзерләгән фотоальбом-китабында Галиев мәчете 1798-1801 елларда Казанның Иске Татар бистәсе үзәгендә татар ислам архитектурасының XVIII гасыр классицизмы үрнәгендә төзелүе турында бәян ителә. Ул сәүдәгәр Муса бин Мөслим бин Мамыш әс-Сәрдәви акчасына корылган була. Аны шулай ук Муса бай мәчете, Бишенче мәхәллә мәчете, Тихвин урамындагы таш мәчет, Тихвин һәм Печән базары почмагындагы мәчет, Галиев мәчете дип тә атап йөрткәннәр.Тарихи документлар буенча мәчеттә беренче намаз 1800 елда башкарылган.

Заманында Галиев мәчете мәхәлләсе Казан татарларының иҗтимагый-сәяси тормыш үзәгенә булган. Мәчеттә Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Галиәсгар Камал, Нәкый Исәнбәт һәм башка бик күп шәхесләр тәрбияләнгән, намаз укыган, дога кылган.

Совет хөкүмәте вакытында мәчетнең язмышы аяныч: 1930 нчы елларда манарасы алына. 1992 елга кадәр биредә кунакханә, колхозчы йорты, төрле коммуналь хезмәтләр урнашкан була. 1992 елда бина мөселманнарга кайтарыла. 1998 елдан биредә Россия ислам университеты эшли. 2014 елга кадәр мәдрәсәнең хатын-кызлар тулай торагы була. 2015 елның 1 июлендә ике гасыр элек төзелгән Галиев мәчетенең яңа манарасына ай куела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100