news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галиев мәчете иртәгә Мәүлид кичәсенә чакыра

Әлеге чара ястү намазыннан соң, кичке алтынчы яртыда башланачак.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). 28 нче ноябрьдә Галиев мәчете мәхәлләсе барлык казанлыларны һәм шәһәребез кунакларын Мәүлид кичәсенә чакыра. Әлеге чара ястү намазыннан соң, кичке алтынчы яртыда башланачак. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы, аның калдырган сөннәте, үгет-нәсыйхәтләре турында җиткерәчәк. Халкыбызның Ильяс Халиков, Динар Шәймәрданов кебек яшь мөнәҗәтчеләренең чыгышлары көтелә. Салаватлар әйтү, догалар уку чарасында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре дә катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

18 ноябрь көнне ахшам намазы белән мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае керде. Рабигыль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай, чөнки бу айда Аллаһы Тәгалә бар галәмнәргә рәхмәт буларак кешелекнең өстенлеген һәм мактаулы сыйфатларын үзенә туплаган соңгы Пәйгамбәрен дөньяга бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Әлеге ай дәвамында Татарстанның барлык мәчетләрендә пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә. Иң зур Мәүлид бәйрәмен мөфтият 29 ноябрьдә Болгар ислам академиясендә оештыра.

Галиев мәчете белем бирү, мәдәни чаралар уздыру, мәгърифәтчелек эше юнәлешендә зур эш башкаруы белән аерылып тора. Биредә уку елы дәвамында ислам гыйлеменең төрле өлкәләре буенча ачык лекцияләр оештырыла. Гакыйдә, фикъһе, хәдис гыйлеменә караган фәннәр буенча динебезнең актуаль темалары күтәрелә. Шулай ук Бәраәт кичәсе, гомумән, барлык дини һәм истәлекле көннәр уңаеннан чаралар оештырылган иде. Барлык гыйбадәтләр һәм дини йолалар хәнәфи мәзһәбе буенча алып барыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100