Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галиәсгар Камалның туганы Искәндәр Камал: Ул гомеренең соңгы елларында бик тиз картайган
Драматург, журналист, татар театрын оештыручыларның берсе Галиәсгар Камалның бертуган энесе Габдрахман Камалның улы Искәндәр Камалов абыйсының бик иртә картаюы турында сөйләде.
«Әтием Габдрахман Камаловның альбомында бик күп фотолар бар. Шунда Галиәсгар абыйның 1923-1928 елда һәм 1933 елда төшерелгән фотоларын чагыштырып карыйбыз икән, җиде-сигез ел эчендә Галиәсгар аганың шулкадәр тиз картайганын күрәбез. 1933 елда аңа 54 яшь кенә була, ә фотода аны 70-80 яшьлек кешегә охшатып була», - диде Искәндәр Камалов Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган түгәрәк өстәлдә.
Ул Галиәсгар Камал турындагы истәлекләр китабын укып, мәгълүмат туплавын әйтте. «Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның истәлекләр китабында бер мәкаләсе бастырылган. «Галиәсгар Камалның тормышы бик кыен, аңа ничек тә булышырга кирәк», - дип яза ул 1923 елда», - диде Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» түгәрәк өстәлендә.
«1918 – 1923 еллардагы аралыкта Галиәсгар Камал бернәрсә дә язмаган дип әйтүчеләр бар. Ачлык еллары... Аның алты баласы булган, аларны үстерергә, ашатырга кирәк булган. Шуңа күрә ул күбрәк журналистика белән шөгыльләнгән, иҗатка вакыты да калмаган булса кирәк. Икенче яктан, аның тормышы үзгәргән. Ул үз йорты белән яшәгән, бераз гына булса да кереме булган. Ә 1918-1923 елларда журналист булып эшләгәннән алган хезмәт хакына яшәргә мәҗбүр булган. Шуңа күрә аның тормышы кыенлашкан», - дип аңлатты туганы.
Искәндәр Камалов «Банкрот» спектакленең премьерасыннан бирле Камал театрына бармаган. «Сүз уңаеннан, соңгы тапкыр куелган «Банкрот» спектакле миңа ошамады. Әгәр нинди дә булса чара оештырсалар, Камал театры чакыра иде. Соңгы чара биш ел элек булды, хастаханәдә яту сәбәпле, мин анда бара алмадым. Шуннан соң чакырганнары булмады», - диде Галиәсгар Камалның туганы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз