news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галиәсгар Камалның сугышта һәлак булган улын "Үлемсез полк"та йөрттеләр

Акциягә аны Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов алып чыккан.

(Казан, “Татар-информ”, 9 май, Чулпан Шакирова). Җиңү көне уңаеннан узган киң масштаблы “Үлемсез полк” акциясендә мәктәп укучылары, оешма-предприятие хезмәткәрләре актив катнашты. Камал театры коллективы да әлеге чарага бердәм төстә кушылды. Артистлар арасында үз ата-бабаларының сурәтләрен алып чыгучылар шактый иде. Ә менә Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов исә, колонна буйлап, Галиәсгар Камалның улы Фаик Камалов фотосын йөртте.
 
Фаик Галиәсгар улы Галиәсгар Камалның икенче никахыннан 1919 елда туа. Бөек Ватан сугышына үз теләге белән китә һәм 1943 елда һәлак була. Илдус Габдрахманов әлеге чарада беренче тапкыр катнаша.
 
"Әти ягыннан да, әни ягыннан да ике бабам  сугышта катнашкан. Алар икесе дә сугыштан әйләнеп кайттылар. Кызганыч, бүген икесе дә исән түгел. Бабайларның кечкенә генә фронт фотолары бар. Алар авылда. Менә кызыгып карап торам әле. Киләсе елга, Алла боерса, шул фотоларны зурайтып, “Үлемсез полк”ка алып чыгарга дип хыялланам, – диде Илдус Габдрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100