news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галиәсгар Камал театрында — премьера

Галиәсгар Камал театрында — премьера

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры быел да “театрның атасы”, СССРның халык артисты, мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗанов туган көндә аның истәлегенә премьера әзерли.

Яшь драматург Илгиз Зәйниев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Суган чәчәге” дип исемләнгән спектакльне Казан тамашачысы 7-8 ноябрь көннәрендә күрә алачак. Аны сәхнәгә режиссер Рамил Фазлыев куя. Рольләрне артистлар Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләй, Наил Дунаев, Алсу Гайнуллина, Рамил Вәҗиев, Раушания Юкачева, Фәнис Җиһаншин һәм башкалар башкара.

Спектакльнең рәссамы — Булат Ибраһимов, композиторы — Марат Әхмәтшин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: И.Зәйниевнең “Суган чәчәге” пьесасы узган елгы “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә җиңү яулаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot