Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бу атнада 108 нче сезонын ача
Яңа сезонда Камал театры тамашачыларын төрле режиссерлар куелышында берничә премьера көтә
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Бу атнада шимбә көнне - 4 нче октябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 108 нче сезонын Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән ача.
Яңа сезонда Камал театры тамашачыларын төрле режиссерлар куелышында берничә премьера көтә.
Шуларның берсе - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектакленең премьерасы 19, 20, 26 һәм 27 октябрь көннәрендә көтелә. Режиссеры – Лилия Әхмәтова, рәссамы – Булат Ибраһимов.
“Авыл эте Акбай” - һәркемгә таныш пьеса. Бу спектакльдә инде ничә буын балалар тәрбияләнгән. Юлында күпме каршылыкларга очрап та, һәммәсен җиңеп чыга алган Акбай маҗаралары 80 нче елларда бик популяр була. Балалар өчен куелган әлеге спектакльне легендарь дип атарга мөмкин. Режиссер Лилия Әхмәтова Туфан Миңнуллинның шушы пьесасына кабат әйләнеп кайта.
“Әлеге пьесаны, сәхнәгә кую теләге белән, яңадан укып чыккач, әлеге тема бүгенге заман балаларын кызыксындыра алырмы икән дигән сорау туды. Шушы сорауга җавап эзләгәндә, мин Акбай маҗараларының мавыктыргыч сәяхәт икәнлеген аңладым. Аның юлында гел яңа персонажлар очрап кына тора, вакыйгалар бик тиз алмашына... Шуңа да спектакльне балалар яратып караган һәм киләчәктә дә ул алар өчен кызыклы булыр дип уйлыйм. Без спектакльдә “Шәһәрдә рәхәт, ә авылда күңелсез” дигән фикер уздырмыйбыз. Без бары тик балаларны, кызыксындырып, аларның күңелен күрергә генә телибез”, - ди режиссер.
Пьесаның эчтәлеге буенча Тәмлетамак исемле песи (Ләйсән Фәйзуллина) авыл йортыннан р кача. Анда аны авыл эте Акбай (Илнур Закиров) озата бара.
“Спектакльдәге вакыйгалар бик заманча килеп чыга. Гадәттә кешене кызыктыручы әйберләр хакында, балалар бит якты, матур булганны яраталар, - дип дәвам итә режиссер. - Тәмлетамак белән Акбай шәһәргә килгәч, урамда яшәүче хайваннарга юлыгалар. Алар мода белән киенгән, “текә”ләр, тик туган йортлары, әти-әниләре юк...Соңгы чиктә Тәмлетамак барыбер авылга әйләнеп кайта. Иң мөһиме тыштан күренгән ялган ялтыравыклы матурлык түгел, ә туган йортың, андагы әти-әниең янында яшәү икәнен аңлый ул».
Театр сөючеләр арасында инде шактый кызыксыну уятырга өлгергән «Мәхәббәт -FM» спектакленең премьерасы 5, 6, 11, 24 октябрь көннәренә тәгаенләнгән. Әлеге әсәрне Илгиз Зәйниев язган һәм сәхнәгә дә үзе куйган. Автор әлеге әсәрне махсус театрның яшь артистлары өчен атап язган. Спектакльдә коллективның яшь төркеме җәлеп ителгән. Төп рольләрдә Эмиль Талипов һәм Гөлчәчәк Гайфетдинова, Ирек Кашапов. Эстрада-джаз, комедия жанрындагы әсәрдә геройларның һәркайсы үзләренчә мәхәббәтләрен эзли: кемдер яулап ала, кемдер бик тирән яшерә белә, ә кемдер гашыйк икәнен үзе дә аңлап җиткерми. Тамашачы яңа спектакльдә Эмиль Талиповның сәясәтчеләргә, җырчыларга һәм артистларга ясаган пародияләрен дә карый алачак.
Г.Камал театры ел саен 7 ноябрьдә Марсель Сәлимҗановның туган көнен билгеләп уза. Драматург Г.Камалның «Банкрот» әсәре нәкъ шул көнне олы сәхнәгә чыгачак. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев атаклы «Банкрот» комедиясенә Г.Камалның 135 еллыгы уңаеннан алынырга булган. «Банкрот»ның төп герое Сираҗетдинны - Радик Бариев, ә аның хатыны Гөлҗамалны Ләйсән Рәхимова башкара.
Мостай Кәримнең «Мин - Ана» моноспектакле театрның Кече сәхнәсендә 22 ноябрьдә булачак. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев инсценировкасын эшләгән, Рамил Гәрәев сәхнәләштергән спектакльдә Хәлимә Искәндәрова уйный.
Иҗади планнардан кала, быелгы сезонда билетлар сату системасында да мөһим үзгәрешләр көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз