news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гали Ильясовның тууына 80 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль лекторий узачак

4 декабрьдә Татар дәүләт филармониясендә Гали Ильясов репертуарындагы һәм ул үзе дә язган җырлар яңгыраячак.

 (Казан, 1 декабрь,  "Татар-информ") Быел Россиянең артказанган, Татарстанның халык артисты Гали Ильясовка (1936-2000) 80 яшь тулган булыр иде. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Концерт залында җырчының юбилей елы хөрмәтенә багышланган концерт узачак. Бу хакта филармониянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 
Артист тумышы белән Приморье краеннан. Озак еллар Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшләгән, үзе дә җырлар иҗат иткән.
 
Филармониянең “Бөек исемнәр” лекториясе кысаларында, 4 декабрь көнне “Синең өчен” дип ат алган музыкаль-әдәби лекторийда Гали Ильясов репертуарындагы һәм ул үзе дә язган җырлар яңгыраячак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot