news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гали Габдрахманов иртәгә соңгы юлга озатыла

Гали Габдрахманов иртәгә соңгы юлга озатыла
Мәдәни ресурслар үзәге

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гали Габдрахмановны соңгы юлга озату мәрасиме иртәгә – 19 апрельдә 11 сәгатьтә Казанның 7 нче хастаханәсе янында булачак.

Гали Габдрахманоның вафаты турында бүген билгеле булды. Аңа 67 яшь иде.

Мәрхүм Казанның Нагорный бистәсе зиратында җирләнәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәни ресурслар үзәге.

«Гали Әхәтовичның тормышы – Татарстан мәдәниятенә, сайлаган эшенә ихлас хезмәт итүнең, идеалларга тугрылыклы булуның якты үрнәге. Коллектив үз ветеранын югалтуга кайгыра, мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша. Аның турында якты истәлек хәтеребездә мәңге сакланыр», диелгән Татарстан Республикасы Мәдәни ресурслар үзәгенең хәбәрендә.

  • Гали Габдрахманов 1956 елның 26 мартында туган. 1980 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, гомерен мәдәни-агарту эшенә багышлагна. Аның хезмәт юлы «Республиканың фәнни-методик үзәге», «Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге» һәм «Татарстан Республикасында мәдәният өлкәсендә инновациялә кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» белән бәйле.
  • Коллегалары билгеләп узганча, әлеге мәдәният учреждениеләрендә эшләгәндә ул үзен квалификацияле җитәкче һәм халык иҗаты һәм үзешчән сәнгать өлкәсендә профессионал итеп күрсәткән, регионара хезмәттәшлек мәсьәләләрендә актив катнашкан.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100